Баланлы авыл китапханәчесе мәктәп белән берлектә «Җыр булып яши күңелдә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Кичәдә патриот шагыйрь, татар халкының сөекле улы Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм укучылар башкаруында шагыйрьнең төрле чор иҗатына караган тетрәндергеч, искиткеч матур шигырьләре яңгырады. Чара барышында Муса Җәлил шигырьләренә иҗат ителгән “Җырларым”, “Кызыма”, “Сагыну” кебек җырлар тыңланды. Кичәдә катнашучылар әсирлектә калып, җәза чиккән корбаннарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм «Салют сиңа Муса Җәлил» дигән җыры белән төгәлләнде. «Туган көнең белән, Бөек Муса!»- дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.