Крәш Шуран авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә мәктәп укучылары белән герой- шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан “Герой шагыйрь, патриот шагыйрь...” дип исемләнгән могжизалар кыры уены үткәрде. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Китапханәче балалар белән Муса Җәлилнең тормыш юлын, аның үлмәс иҗатын тагын бер кат искә алдылар, шулай ук укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.