28 февраль көнне авыл җирлекләре арасында XXXI кышкы спартакиада кысаларында йомгаклау уеннары узды.
27 февраль көнне оешма һәм предприятиеләр арасында XXXI кышкы спартакиада кысаларында йомгаклау уеннары узды.
Тойгельде авыл мәдәният йортында "Кем миллионер булырга тели" дип исемләнгән интеллектуаль уен узды.Командалар ярышында һәр катнашучы үзенен белемен һәм фикерләү сәләтен күрсәтә алды.
26 февраль көнне Мөслимнең "Кояшлы Ык" ял итү зонасындагы җиһазландырылган чаңгы трассасында оешмалар һәм предприятиеләр арасында XXXI кышкы спартакиаданың биатлон ярышы булып узды.
Баланны мәдәният йортында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган "Ягез эле егетлэр" исемле музыкаль чара үтте.
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:
2 март 2021 ел 1 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 2 мартында төнлә һәм көндез урыны белән буран, күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк, иртән һәм көндез бозлавык, көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Баек авыл мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Егетләр,әйдәгез көч сынашыйк". дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды.
Михайловка урта мәктәбе командасы Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында физкультура укытучысы Габделхакова Фәнис Әсфин кызы истәлегенә багышланган чаңгы ярышларында катнашты. Башлангыч мәктәп командалары арасында безнең команда - 1, урта мәктәпләр арасында 2 урынны яулады. Афәрин!!!
Буген 26 февраль көнне "Мизгел" ЯҮдә КВН шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе узды.