ММР оешмалары һәм предприятиеләре арасында ХХХI кышкы спартакиаданың финал ярышлары

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

27 февраль көнне оешма һәм предприятиеләр арасында XXXI кышкы спартакиада кысаларында йомгаклау уеннары узды. Спорт сөюче райондашларыбыз шорт-трек (тимераякта шуу) ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында канат тарту буенча көч сынашты.
Шорт-трек ярышы буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:                                                                               1 урын- МУП "ХО"+ Политехнический техникум;
2 урын- МВД;
3 урын - Исполком һәм Совет.
Канат тарту уены буенча ир-атлар арасында җиңүчеләребез:
1 урын- МУП "ХО" + Политехнический техникум командасы ;
2 урын -  ООО Август + ХПП командасы ;
3 урын - Мәктәпләр командасы.
Хатын-кызлар арасында канат тарту буенча җиңүчеләребез:
1 урын- ЦРБ командасы;
2 урын- Мәктәпләр командасы;
3 урын - Комета командасы
Барлык уеннарның нәтиҗәләрен чыгарып оешма һәм предприятиеләр арасында XXXI кышкы Спартакиада уеннарының җиңүчеләре ачыкланды: 
Мәктәпләр командасы 1 урынны яулады; 2 урынны - ЦРБ командасы; 3 урынны - МУП "ХО" + Политехнический техникум; 4 урында - МВД командасы.
Җиңүче командаларыбыз 14000,9000,5000 меңлек сертификатлар, грамоталар, медальләр Һәм кубоклар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International