XXXI кышкы спартакиаданың йомгаклау уеннары

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

28 февраль көнне авыл җирлекләре арасында XXXI кышкы спартакиада кысаларында йомгаклау уеннары узды. Сәламәт тормыш рәвеше алып баручы дусларыбыз шорт-трек (тимераякта шуу), ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында канат тарту буенча үз көчләрен сынадылар. 
Шорт-трек ярышы буенча урыннар түбәндәгечә булды:
1 урын - Иске Карамалы авыл җирлеге;
2 урын - Метрәй авыл җирлеге;
3 урын - Олы Чакмак авыл җирлеге.
Канат тарту уены буенча ир-атлар арасында җиңүчеләребез: 
1 урын - Баланлы авыл җирлеге; 
2 урын - Әмәкәй авыл җирлеге; 
3 урын - Вәрәшбаш авыл җирлеге.
Хатын-кызлар арасында канат тарту ярышында җиңүчеләребез:
1 урын - Вәрәшбаш авыл җирлеге;
2 урын - Әмәкәй авыл җирлеге; 
3 урын- Р.Шуган авыл җирлеге.
Барлык уеннарның нэтижәләре буенча авыл җирлекләре арасында XXXI кышкы спартакиада ярышларының җиңүчеләре ачыкланды:
1 урында - Түбән Табын авыл җирлеге;
2 урында - Әмәкәй авыл җирлеге;
3 урында - Метрәй авыл җирлеге.
Җиңүче командаларыбыз 14000,9000,5000 меңлек сертификатлар, кубоклар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Булачак СУПЕР ФИНАЛ ярышларында оешма һәм авыл җирлекләре финалларында беренче урын яулаган командалар көч сынашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International