ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2021 ел
сишәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан беренче кечкенәләр төркеме, татар халык уены “Түбәтәй”. Балаларда татар халык уеннары, халык фольклоры һәм гореф-гадәтләре аша әхлакый сыйфатлар формалаштыру.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, зурлар төркеме рәсем ясауның пластинография төрен кулланып түбәтәй ясадылар. Балалар татар халкының калфак, түбәтәйгә ясала торган орнаментлар белән танышып, үзләре  дә ясап карадылар.

Туган телләре һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, зурлар төркеме балалары татар орнаментлары белән танышуны дәвам иттеләр. Күңелле домино уены ярдәмендә татар халык орнаментларын ныгыттылар. Бу уен игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне, фикерләүне камилләштерә.

Метрәй авыл мәдәният йортында, “Татарстан республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге” елы уңаеннан, Татар халык язучысы Габдулла Тукайның ,“Су анасы” шигыре буенча балаларга татар телендә мультфильм күрсәтелде.

Рус Шуган авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә, 6-7 сыйныф укучылары өчен "Ледовое побоище" дип исемләнгән тарих сәгате үткәрделәр. 

Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары да әлеге бәйгедә үзләренең сәләтен сынады
Концертта Мөслим сәнгать мәктәбенең укытучылары да чыгыш ясадылар
Укучыларыбыз әлеге аулак өйнең кунаклары буларак, уен коралларында татар композиторларының әсәрләрен уйнап күрсәттеләр

Краснояр авыл клубында яшьләр белән "Коррупция- йогышлы чир" дип исемләнгән профилактик әңгәмә булып узды.


1
март, 2021 ел
дүшәмбе

Кичә район үзәк китапханәсендә кунакта Мөслим Җәмигъ мәчетендә үткәрелгән “Әйтер сүзем бар сезгә” вәгазь бәйгесенең жюри әгъзалары, ислам дине, татар теле белгечләре кунакта булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International