26 февраль көнне Мөслимнең "Кояшлы Ык" ял итү зонасындагы җиһазландырылган чаңгы трассасында оешмалар һәм предприятеләр арасында биатлон ярышы булып узды. Ярышка үз көчләрен сынашырга 9 команда килгән иде. Уен ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында булды.
Уенның нәтиҗәсе буенча түбәндәге урыннар билгеләнде:
1 урында -МВД командасы;
2 урында- Мәктәпләр командасы;
3 урында ЦРБ командасы.
Җиңүчеләр медальләр һәм грамоталар белән буләкләнделәр.