Югары Табын авылы китапханәчесе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәп яшендәге укучылар өчен "Кәләпүшем, калфагым" дип аталган китапханә сәгате үткәрде.
Елгабаш авыл клубында бильярд ярышы үткәрелде.
Елгабаш авыл клубында бильярд ярышы үткәрелде.
Кулланучылар хокукларын яклау буенча айлык
22 февраль көнне Яңа Карамалы авыл клубында Ватанны саклаучылар көненә багышланган " Алар безнең горурлык!". Уен барышында балалар үз көчләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр, «Зашифрованные слова», «Проверь себя», «Самый умный»,"Рота подъем!", "Кто быстрей", "Строевая подготовка". Чара ахырында бүген Севастопольдә хезмәт итүче Рөстәм Лотфрахмановка видеокотлау ясалды.
Мөслимлеләр Чаллы шәһәренең Энергетиклар мәдәният йорты сәхнәсендә, якташлар очрашуы кысаларында, зур концерт куйдылар.
Мөслим гимназиясендә тарих һәм җәмгыять укытучылары район семинары узды. Укытучылар ачык дәресләр карадылар, веб-квестта катнаштылар.
Татарстан Республикасы беренчелегенә билбау көрәшендә 2004-2005 елгы егетләр-кызлар арасында Гимназиябезнең 9б сыйныфы укучылары Солтанов Самат - 2 урынга, Бадертдинов Дамир- 3 нче урынга лаек булдылар.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, "Китапханә һәм мәдәният йорты белән хезмәттәшлек" проекты кысаларында, Иске Карамалы авыл китапханәсендә 7-11 нче сыйныф кызлары өчен "Борынгы тастымаллар, чигүле сөлгеләр: кызлар бирнәсе" темасына этнодәрес узды. Чарага кунак итеп кул эшләре остасы Рәмзия Хәсәншина чакырылган иде. Ул кызларга бирнә мендәрләре, сөлгеләре турында сөйләде.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, мәктәп директорлары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, класс җитәкчеләре татарстанның баш казые, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы Җәлил хәзрәт белән очрашты. Очрашуда төп мәсьәлә- балаларны камил шәхес итеп тәрбияләү.