ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2021 ел
җомга

Чарада Мөслим урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары катнашты. Шулай ук паспорт алган егет-кызларның җыелма командасы да бар иде. Катнашучылар туган телне белүдә генә түгел, ә татар музыкасын һәм халкыбызның мәдәниятен белүдә дә көч сынаштылар.

Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-11 нче сыйныфларда профориентация айлыгы кысаларында мәгълүмати класс сәгатьләре узды.

18 март көнне «Мизгел» яшьләр үзәгендә районыбызның 14 яше тулган гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Чара Кырымның Россия белән кушылуы көненә багышланган иде.

Туган теллэр хэм халыклар бердэмлеге елы кысаларында,  куренекле балалар шагыйре Роберт Миннуллин ижатына багышланган шигырь фестивале узды. Дистәдән  артык шигырь китаплары авторы, иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар   тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Фестивальда 1-4 сыйныф укучылары сэнгатьле итеп  шагыйрьнен шигырьлэрен сойлэделэр, жырларын жырладылар

18 нче март көнне Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең барлык классларында да Кырым белән Россия кушылган көнгә багышлап класс сәгатьләре узды.

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысасында, 2014 нче елның 18 мартында Кырымның Россиягә кушылу көне уңаеннан 6а, 6б,6в сыйныф укучыларына тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Римма Равиловна “Кырым Республикасы көне” дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде.


18
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Ачык дәресләр» Бөтенроссия проекты кысаларында 1-11 сыйныфларда Кырымның Россия белән кушылуы көненә багышланган Бөтенроссия ачык онлайн-дәрес үткәрелде.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме буенча һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан, «ТР ДБУК «Татаркино» белән хезмәттәшлек итү» проекты кысаларында «Конверттагы бәхет» дигән яңа кинофильмны карау оештырылды. Рухи һәм гыйбрәтле фильм дуслык, мәхәббәт, риясыз ярдәмнең кыйммәтен күрсәтә, кеше күңеленең бөеклеген, таныш булмаган һәм туган кешеләргә карата булган кичерешләрне ача. Фильм- чын кешеләргә гимн, алар үз тормышлары һәм кан коюы бәрабәренә Бөек Ватан сугышы елларында фашистлар белән көрәшкән һәм тыныч вакытта чын патриотлар, хезмәт ияләре булып калган, аларның гамәлләре тамашачыларны күз яшьләренә күмә, алар белән горурланырга мәҗбүр итә.

Җыр сәнгате бүлеге укытучысы Айгөл Шәйгәрданова балалар өчен уен-әңгәмә оештырды

Бүген бакчабызда мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм гимназиянең 1А сыйныфы укучылары арасында "Балалар бакчасындагы уңыштан - мәктәптәге уңышка" проекты кысаларында  "Күңелле стартлар" исемле спорт чарасы оештырылды. Бакчабызның "Күбәләк" командасы "Иң җитезләр" номинациясендә җиңү яуладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International