«Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре «Мин татарча сөйләшәм»дип исемләнгән интеллектуаль-күңел ачу викторинасы үткәрделәр

2021 елның 19 марты, җомга

18 март көнне туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре «Мин татарча сөйләшәм»дип исемләнгән интеллектуаль-күңел ачу викторинасы үткәрделәр. Чарада Мөслим урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары катнашты. Шулай ук паспорт алган егет-кызларның җыелма командасы да бар иде. Катнашучылар туган телне белүдә генә түгел, ә татар музыкасын һәм халкыбызның мәдәниятен белүдә дә көч сынаштылар. Бик киеренке көрәштә 3 урынны «РФ гражданнары» командасы, 2 урынны «Татарлар» командасы, 1 урынны «Тукай оныклары»командасы алды.!! Барлык командалар да Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм «Мизгел» яшьләр үзәге грамоталары белән бүләкләнделәр, ә 1 нче урынны алган команда шулай ук Мөслим авылы кинотеатрына бушлай кино карау өчен сертификат алды. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International