“Кырым Республикасы көне”

2021 елның 19 марты, җомга

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысасында, 2014 нче елның 18 мартында Кырымның Россиягә кушылу көне уңаеннан 6а, 6б,6в сыйныф укучыларына тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Римма Равиловна “Кырым Республикасы көне” дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде. Римма Равиловна укучыларны Кырым ярымутравы тарихының якты сәхифәләре белән таныштырды. 2014 елның 18 мартыннан Кырым Республикасының сәяси статусы – Россия Федерациясе субьекты булуын аңлатты. Шулай ук Кырымга багышланган видеолар, фотолар карадылар. Сыйныф сәгате ахырында укучылар белән бергә әңгәмә оештырылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International