18 март көнне «Мизгел» яшьләр үзәгендә районыбызның 14 яше тулган гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Чара Кырымның Россия белән кушылуы көненә багышланган иде. Чарабызның кунаклары: Мөслим муниципаль районынның Татарстан Халыклары ассамблеясе җитәкчесе, ММР Иҗтимагый советы рәисе - Солтанов Р. З., «Бердәм Россия» партиясенең Мөслим МБ башкарма секретаре Гайнетдинова Ф. Я., «Бердәм Россия» нең Яшь Гвардиясе " ММО җитәкчесе Мадьярова А. М., Мөслим районы УФМС начальнигы Маракина Р. И. катнаштылар.