ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме буенча һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан, «ТР ДБУК «Татаркино» белән хезмәттәшлек итү» проекты кысаларында «Конверттагы бәхет» дигән яңа кинофильмны карау оештырылды. Рухи һәм гыйбрәтле фильм дуслык, мәхәббәт, риясыз ярдәмнең кыйммәтен күрсәтә, кеше күңеленең бөеклеген, таныш булмаган һәм туган кешеләргә карата булган кичерешләрне ача. Фильм- чын кешеләргә гимн, алар үз тормышлары һәм кан коюы бәрабәренә Бөек Ватан сугышы елларында фашистлар белән көрәшкән һәм тыныч вакытта чын патриотлар, хезмәт ияләре булып калган, аларның гамәлләре тамашачыларны күз яшьләренә күмә, алар белән горурланырга мәҗбүр итә.