ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе
Нәтиҗәләр буенча, пианистларның 60% зачетны бишле билгеләренә тапшырды

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Аргамак" атлар спорт комплексына экскурсиягә бардылар. Балалар атлар турында күп файдалы мәгълүматлар белделәр.

Уртанчылар төркеме балалары белән саф хавада ирекле уеннар уйныйбыз. Яз җитүгә карамастан, кар эле күп, рәхәтләнеп таудан шуабыз, окоплар казыйбыз, кояшны, кардагы эзләрне күзәтәбез.

"Кояшкай"балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр "Күңелле эстафета" дип исемләнгән спорт уеннарында катнаштылар 

                                  23 сәгатьтән 18 март 18 сәгатькә кадәр 19 март 2021 ел.
2021 елның 19 мартында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән бозлавык, төнлә һәм иртән томан көтелә.

17 март көнне халык уен кораллары бүлеге укытучысы Салихҗанова Дилбәр Рифкат кызы ата-аналар өчен «Күңелле сәяхәтчеләр» дигән темага мастер-класс үткәрде

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, “Аулак өй” муниципаль проекты кысаларында, 17 нче март көнне С.Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Күңел сандыгыннан хәзинә” дип аталган чара узды.


17
март, 2021 ел
чәршәмбе

1-11 нче сыйныфларда «Без бергә: Кырым һәм Россия» темасына, Кырым һәм Севастопольнең Россия Федерациясенә кушылуына багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Бу чараны сыйныф җитәкчеләре һәм тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шаймухаметов и.Х. оештырды.

1- 11 нче сыйныфларда профориентация айлыгы кысаларында мәгълүмати сыйныф сәгатьләре узды. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга һөнәр сайлау сердәре турында сөйләделәр. Укучылар исә "Мин киләчәктә кем булырга телим?" темасына мини-проектларын якладылар. Югары сыйныф укучылары өчен бүгенге заманда иң кирәкле һөнәрләр буенча сөйләшү узды./С 1 по 11 классы в рамках месячника профориентации прошли информационные классные часы. Классные руководители рассказали школьникам о секретах выбора профессии. Ученики заәитили мини-проекты по теме: "Кем я хочу стать в будущем?". Для старшеклассников были проведены беседы по самым востребованным на сегодняшний день профессиям.

Бүген мәгариф идарәсе базасында Мөслим муниципаль районы мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең киңәшмәсе булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International