Балалар бакчасы педагоглары балалар һәм аларның әти-әниләре белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча әңгәмәләр үткәрделәр. Төркемнәрдә көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында мәгълүмат стендлары яңартылды.
Балалар бакчасы педагоглары балалар һәм аларның әти-әниләре белән боз китъ вакытында су объектларында куркынычсызлык чаралары буенча әңгәмәләр үткәрделәр. Төркемнәрдә су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләре турында информацион стендлар яңартылды.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Елгабаш авыл клубында татар халык уеннары фестивале үтте.
Метрәй авылы китапханәчесе шагыйрә Клара Булатованың 85 яше уңаеннан, Шушы яктан, шушы туфрактан без! " исемле шигырь кичәсе үткәрде.
Метрәй авылы китапханәчесе, "Йортларга – китап нуры" акциясе кысаларында, лаеклы ялдагы авылдашыбыз Фәррахов Роберт Гатаулла улы янына барып, аны яңа газета - журналлар белән таныштырды.
Мөслим муниципаль районы мәгариф учреждениеләре «Әни балачагы» республика акциясендә актив катнаштылар.
17 нче март көнне Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең һәр классында ата-аналар җыелышлары үтте.
Барлык белем бирү учреждениеләрендә язгы "Нәүрүз-бәйрәм" үткәрелде. Бу бәйрәмгә зур һәм төрле программа әзерләнгән иде.
Укучыларга Россия һәм Кырымның тарихи кушылу асылы һәм аның ил язмышы өчен әһәмияте турында мәгълүмат бирү максатыннан тарих укытучылары "Кырым һәм Россия-уртак язмыш"дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрделәр ,шулай ук укучыларга" Кырым "кинофильмы күрсәтелде.
Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбендә, балалар китабы атналыгын ачу уңаеннан китапханәче Исламова Силүзә Гәләй кызы "Балачагым китаплары" дигән әдәби иртә үткәрде.