ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Россиядә октябрьнең өченче якшәмбесендә Әти көне билгеләп үтеләчәк 

Бөтендөнья космос атналыгы кысаларында Иске Карамалы мәдәният йортында "Үзенә дәшүче йолдызлар" исеме астында тематик кичә узды. Биредә яшүсмерләргә Бөтендөнья космос атналыгы , аның тарихы һәм максатлары турында аңлатылды, "Ерак һәм якын космос" документаль һәм "Космос турында галимнәр генә белгән 26 кызыклы факт" исемле информацион видеороликлар күрсәтелде.

      Иске Карамалы мәдәният йортында "Театр һәм без" проектын тормышка ашыру кысаларында Күбәк урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары белән "Тылсымлы театр дөньясы" исемле чираттагы чара узды. Балаларны театр сәнгате нигезләре, үзебезнең театр коллективлары һәм балаларны иң кызыктырганы - грим салу серләре белән таныштырдык.

08/10/2021 Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре Мөслим лицееның 5 в сыйныфы җитәкчесе белән берлектә Галимҗан Ибраһимовның "Алмачуар" китабы мотивлары буенча Ат клубына экскурсия оештырдылар. Балалар атларны өйләреннән алып килгән тәм-томнар белән сыйладылар. Бу чара балаларның күңелендә уңай эмоцияләр калдырды һәм балалар хайваннардан бик канәгать калдылар. Безнең китапханәдә хайваннар турында китаплар бик күп, аларны укыганнан соң сез, һичшиксез, матурлык дөньясына чумасыз һәм күңел белән ял итерсез.

7 октябрь көнне Мөслим үзәк балалар китапханәсендә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы һәм "Мөслим кызы, Мөслим егете" проекты кысаларында Мөслим лицееның 2 нче сыйныф укучылары өчен “Туган телем - Бөек тел” халык авыз иҗаты-әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер хәзинәсе”. дип исемләнгән викторина оештырылды. Бу викторинада балаларга татар халык аваз иҗаты һәм аның килеп чыгышы турында сөйләнде. Шулай ук балаларга кызыклы уеннар, мәкалләр, әйтемнәр әзерләнде.

Бөтенроссия халык санын алу


11
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

 

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Мөслим гимназиясе 7 нче в сыйныфы укучылары Татарстан Республикасынын 100 еллыгы унаеннан оештырылган кучмэ кургэзмэ белән танышты. Күргәзмә турында музей хезмәткәре Нәзилә Наил кызы сөйләде. Укучылар бай мәгълүмат белән таныштылар.

Бөтенроссия "Уңыш көне" акциясенә Мөслим гимназиясе 5 нче сыйныфлар кушыла. Мой лучший рецепт. " Ялкау пицца". Помидор, ветчинаны вак итеп турыйсың, сырны терка аша чыгарып барлык ингредиентларны бергэ бутыйсың. Табага пергамент кәгазе җәеп, кәгазь өстенә чак кына майонез ягылган батоннарны тезәбез. Туралган ингредиентларны батон өстенә салып 180 градуслы духовкада 15 минут тотабыз. Ашларыгыз тәмле булсын!

Киңәйтелгән киңәшмә узды

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркемендә "Көзге келәм" темасына карата кисеп ябыштыру шөгеле узды. Балалар көзге яфраклар кисеп, алардан келәм ясап, каләмнәр белән бизәп буядылар. Бу шөгел алар өчен кызыклы һәм үзенчәлекле булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International