08/10/2021 Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре Мөслим лицееның 5 в сыйныфы җитәкчесе белән берлектә Галимҗан Ибраһимовның "Алмачуар" китабы мотивлары буенча Ат клубына экскурсия оештырдылар. Балалар атларны өйләреннән алып килгән тәм-томнар белән сыйладылар. Бу чара балаларның күңелендә уңай эмоцияләр калдырды һәм балалар хайваннардан бик канәгать калдылар. Безнең китапханәдә хайваннар турында китаплар бик күп, аларны укыганнан соң сез, һичшиксез, матурлык дөньясына чумасыз һәм күңел белән ял итерсез.