Иске Карамалы мәдәният йортында "Театр һәм без" проектын тормышка ашыру кысаларында Күбәк урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары белән "Тылсымлы театр дөньясы" исемле чираттагы чара узды. Балаларны театр сәнгате нигезләре, үзебезнең театр коллективлары һәм балаларны иң кызыктырганы - грим салу серләре белән таныштырдык.