7 октябрь көнне Мөслим үзәк балалар китапханәсендә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы һәм "Мөслим кызы, Мөслим егете" проекты кысаларында Мөслим лицееның 2 нче сыйныф укучылары өчен “Туган телем - Бөек тел” халык авыз иҗаты-әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер хәзинәсе”. дип исемләнгән викторина оештырылды. Бу викторинада балаларга татар халык аваз иҗаты һәм аның килеп чыгышы турында сөйләнде. Шулай ук балаларга кызыклы уеннар, мәкалләр, әйтемнәр әзерләнде.