Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан беренче кечкенәләр төркемендәге балаларга шагыйрь Габдулла Тукайнын "Гали белән кәҗә" шигырен уку һәм аның сурәтен күрсәтү.
Икенче кечкенәләр төркеме балалары физик үсешкә аеруча нык игътибар бирәләр. Әлеге яштә сәламәт яшәүнең төп чыганагы-физик активлык. Иртәнге гимнастика, саф һавада хәрәкәтле уеннар, мөстәкыйль шөгыльләнүләр һәм күңелле эстафеталар - активлыкны арттыру гына түгел, дус-тату уйнау, бердәм булуга да көчле этәргеч.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уртанчылар төркемендә иҗади сәнгать үсеш өлкәсе (рәсем)- "Алтын көз". Балаларга көзне сүрәтләргә өйрәтү. Агач, кәүсә, нечкә ботаклар сызу сәләтендә күнегүләр үстерү, мөстәкыйльлек, иҗат тәрбияләү.
Беренче кечкенәләр төркеме нәниләре көзге сары яфраклардан "келәм" ясадылар.
Мөслим гимназиясе 9 нчы а сыйныфы укучылары беренче укытучылары Маргарита Александровнаны котларга өенә бардылар. Укучылар үзләре язган сочинениеләрен укыдылар, истәлеккә биреп калдырдылар
Профориентация һәс прокуратураның 300 еллыгы кысаларында районыбызның 11 сыйныф укучылары Мөслим район прокуратурасында кунакта булып кайттылар.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм өлкәннәр көне уңаеннан Михайловка урта мәктәбе укучылары, укытучылары, клуб хезмәткәрләре авылыбыз өлкәннәре өчен бәйрәм концерты оештырдылар.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Михайловка урта мәктәбендә көзге өмә узды.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Михайловка урта мәктәбендә " Нәрсә ул дөньяви этика?" дигән темага эхлак дәресләре үтте.
Михайловка урта мәктәбе укучылары "Игелек почтасы" акциясе үткәрделәр. Алар котлау открыткалары һәм чәчәк бәйләмнәре әзерләделәр һәм шатланып аларны педагог-ветераннарга, мәктәп хезмәткәрләренә өләштеләр.Өлкән буын кешеләре котлаулар кабул иттеләр һәм балаларга игелек, шәфкатьлелек, шатлана һәм башка кешеләр өчен борчыла белүләре өчен рәхмәт белдерделәр.