Метрәй мәдәният йортында «Алтын көз» темасына рәсем конкурсы узды. Конкурс ахырында иң матур рәсем ясаучы мактау кәгазе белән бүләкләнде.
Мөслим гимназиясендә куркынычсызлык атналыгы кысаларында, педагог-китапханәче Солтанова Г.М. 5а,5б,5в сыйныфы укучыларына "Яшь юл йөрүче көндәлекләре" таратты һәм аларны тутыру тәртибе белән таныштырды.
"Күбәләк" балалар бакчасының зурлар төркемендә, "Яхшы гадәтләр дөньясы" проектын тормышка ашырып, Викториянең туган көнен билгеләп үттек. Аны котладык, "Туган көндә" исемле сюжетлы-рольле уен уйнадык, бүләкләр бирештек.
Казанда Timerman спорт организациясе үткәргән милли марафонда timerkids 3-10 яшьлек балалар арасында узган йөгерештә гимназиянең 3 нче а сыйныфы укучысы Корбиева Камилә уңышлы чыгыш ясады.
Россиядә октябрьнең өченче якшәмбесендә Әти көне билгеләп үтеләчәк
Мөслим кызы- Мөслим егете проекты, туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, 5нче а, 5 нче б сыйныфы укучылары өчен педагог-китапханәче Солтанова Г.М. "Татар халкының гореф-гадәтләре" дигән темага сыйныф сәгате уздырды. Укучылар татар халкының милли бәйрәмнәре, матур гореф-гадәтләре белән таныштылар, актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Мөслим кызы, Мөслим егете проекты кысаларында Мөслим гимназиясе 2нче а сыйныфында Мөҗәһит Әхмәтҗановка багышланган сыйныф сәгате үтте. Балалар аның иҗаты белән таныштылар, табышмаклар әйтештеләр, икенче яртыеллыкка вакытлы матбугатка язылырга реклама ясадылар.
Россиядә октябрьнең өченче якшәмбесендә Әти көне билгеләп үтеләчәк
Россиядә октябрьнең өченче якшәмбесендә Әти көне билгеләп үтеләчәк
Бөтендөнья космос атналыгы кысаларында Иске Карамалы мәдәният йортында "Үзенә дәшүче йолдызлар" исеме астында тематик кичә узды. Биредә яшүсмерләргә Бөтендөнья космос атналыгы , аның тарихы һәм максатлары турында аңлатылды, "Ерак һәм якын космос" документаль һәм "Космос турында галимнәр генә белгән 26 кызыклы факт" исемле информацион видеороликлар күрсәтелде.