Киңәйтелгән киңәшмә узды

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

Бүген Совет утырышы актлар залында башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Альберт Хузин җитәкчелегендә бүлек, оешма-предприяте җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәйтелгән киңәшмә узды.

Альберт Хузин районыбызны күп еллар җитәкләгән Рамил Муллин һәм барлык җитәкчеләргә куйган хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерде.

- Бүгенге Мөслим - барыгызның да бердәм хезмәте нәтиҗәсе, безнең бурыч дәрәҗәне саклау, тагы да үстерү. Без алга таба да бердәм булып, лаеклы хезмәт куярбыз дип ышанам, -  диде ул җитәкчеләргә мөрәҗәгатендә.

Җитәкче шулай ук короновирус белән авыручылар саны арту, вакцинация мәсьәләсе буенча борчуларын җиткерде.

- Кеше вакцинацияне коткару чарасы буларак кабул итми икэн, димәк, дөрес итеп аңлату җитми. Без бер генә кешене дә югалтырга тиеш түгел! – дип ассызыклады Альберт Робертович.

Альберт Хузин зиратларда өмәләр уздыру, тирә юньне кышка керергә әзерләү мәсьәләренә тукталып,  бу эшләрне әлбәттә халык белән бердәм башкарырга кирәклегенә тукталып үтте.

- Зират – безнең мәңгелек йорт, аны чиста тоту безнең изге бурыч. Йортларыбыз, оешмаларыбыз  каршы пөхтә булу – безнең яшәешебезгә мөнәсәбәтебезнең көзгесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International