ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Су ташуга әзерлек һәм  санитар- экологик икеайлык башлануга багышланган җыелыш

Шуганка авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә "Кошлар кайта туган якларына" исемле әдәби-музыкаль чара оештырды. Күчмә кошлар турында әңгәмә алып барылды, рәсем конкурсы үткәрелде. Кошлар турында җырлар җырланды. Соңыннан җимлекләргә азыклар  салынды.

Симәк авылы китапханәчесе "Ромашка" балалар бакчасы нәниләре өчен әдәби иртә үткәрде.

Елгабаш авыл клубында "Канатлы дусларыбыз" рәсемнәр конкурсы булып узды.

Үрәзмәт авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә  "Наркотиклардан ерак торыгыз" дигән темага тәрбияви әңгәмә үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре авыл яшьләре белән даими рәвештә ДНД га да йөриләр.

"Йортларга - китап нуры" акциясе кысаларында Тугаш авылы китапханәсе Рәзинә апа Мөхәмәтдинованың өендә булды.


3
апрель, 2017 ел
дүшәмбе
31 март көнне Мөслим сәнгать мәктәбенең фортепиано, тынлы уен кораллары, театр сәнгате бүлеге укучыларының отчет концерты булды.

Исәнсеф авыл клубында "Күңелле каникул"исеме астында укучылар белән шашка-шахмат ярышы узды.

Район мәдәният йортында С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры "Түтиләр" сатирик комедиясын сәхнәләштерделәр.

Яңа Усы авылы китапханәчесе Халыкара кошлар көне уңаеннан “Кошларым, кошкайларым” дигән экологик викторина үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International