1 апрель көнне Актлар залында хакимият башлыгы Р.Х. Муллин канашында җыелыш узды. Җыелышның төп сораулары су ташуга әзерлек һәм санитар- экологик икеайлык башлануга багышланды. Икеайлык барышында эшләрне координацияләү буенча район штабы да төзелде. Аның составына Башкарма комитет җитәкчесе А.З. Хамматов.
Иң беренче чиратта, тиешсез урыннарда хасил булган чүплекләрне ачыклау һәм юкка чыгару буенча чаралар күреләчәк.
Ишегаллары, парклар һәм бакчалар территорияләре тәртипкә китереләчәк. Яшел зоналарны, кешеләр күпләп ял итә торган урыннарны кыш буена җыелган чүп-чардан арындырачаклар. Урман полосаларын һәм яр буе зоналарын җыештыруга аеруча игътибар биреләчәк.