Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе
31 март көнне Мөслим сәнгать мәктәбенең фортепиано, тынлы уен кораллары, театр сәнгате бүлеге укучыларының отчет концерты булды. hәр елдагыча, укучылар әти-әниләре, килгән кунаклар алдында бик матур концерт куйдылар. Укучылар классик, джаз пьесаларын, нәфис сүз, күмәк җырлар башкардылар. Тамашачылар тынлы уен кораллары hәм курайчылар ансамбле чыгышын да яратып тыңладылар. Отчет концерты укытучылар hәм укучыларның еллык эшләгән эшләренә йомгак ясап, үзләренең осталыклары белән таныштыру өчен искиткеч матур чара булып тора. Бу концертта әти-әниләр балаларының уңышлары өчен сөенеп, бик кәнагать булып калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International