Яңа Усы авылы китапханәчесе Халыкара кошлар көне уңаеннан “Кошларым, кошкайларым” дигән экологик викторина үткәрде. Китапханәче иң элек укучылар белән кошлар турында әңгәмә корды, кошларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлатты. Презентация күрсәтте. Соңыннан укучылар ике командага бүленеп викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Укучыларда туган як табигатенә карата мәхәббәт тәрбияләнде, экологик тәрбия бирелде.