Шуганка авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә "Кошлар кайта туган якларына" исемле әдәби-музыкаль чара оештырды. Күчмә кошлар турында әңгәмә алып барылды, рәсем конкурсы үткәрелде. Кошлар турында җырлар җырланды. Соңыннан җимлекләргә азыклар салынды.