2 апрель - Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле. Шул уңайдан Симәк авылы китапханәчесе "Ромашка" балалар бакчасы нәниләре өчен әдәби иртә үткәрде. Сабыйларны әкиятченең иҗаты белән таныштырды, әкиятләрен укыды.