ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Үзәк балалар  китапханәсендә «Карлыгач» балалар бакчасының өлкән группасы белән  “Кошлар дөньясында” дип исемләнгән кичә үтте.

Үрәзмәт авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Көлке көне" нә бәйрәм чарасы  үткәрелде. Концерт номерлары күрсәтелде, күңелле уеннар уйналды, күмәк биюләр биелде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте һәм дискотека белән тәмамланды.

Шуганка авылы китапханәчесе "Кошлар кайта туган якларына!"  дип исемләнгән конкурска нәтиҗә ясады.

Авыл хуҗалыгы оешмалары арасында конкурс

Дусай авыл мәдәният йортында 1 апрель - кошлар көненә карата "Кошларым-кошкайларым" дип исемләнгән рәсем конкурсы үтте.


4
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Яңа Сәет авылы китапханәчесе балалар бакчасында "Әкияттә кунакта" дип исемләнгәе викторина үткәрде.

Яңа Усы авылы китапханәчесе Балалар китабы көне уңаеннан, “Тургай” балалар бакчасында булды.

"Йортларга - китап нуры" акциясе кысаларында Югары Табын авылы китапханәчесе лаеклы ялдагы Гөлфирә апа һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән Заһит абый Минһаҗевларның өйләрендә булды.

Михайловка авылы китапханәчесе "Учиться у народа, учиться у детей" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.

Игътибар! #ЭКОяз 2017 конкурсына старт ясалды!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International