Метрәй авыл китапханәчесе балалар бакчасына барып, балалар өчен "Саумы, алтын көз!" исемле әдәби иртә үткәрде. Балаларга көз турында шигырьләр укылды, яшелчә һәм җиләк-җимеш, үсемлекләр турында мәгълүмат бирелде. Соңыннан һәр бала үзенә ошаган җиләк-җимеш, яшелчәнең рәсемен ясады.
Мөслим лицеенда өлкәннәр көненә багышланган очрашу кичәсе оештырылды. Күп еллар эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбызга активистларыбыз үзләренең елмаюларын бүләк иттеләр.
Баек авыл китапханәчесе "Фикердәшләр" клубына йөрүчеләр белән очрашып фикер алышты, шулай ук яңа кайткан китап, газет - журналлар белән таныштылар.
Вәрәшбаш башлангыч мәктәбе укучылары бакчага йөрүче балалар белән бергәләп көзге урманга экскурсиягә чыктылар. Экскурсиядә алар өчен төрле кызыклы уеннар, конкурслар оештырылды.
Ташлияр авыл китапханәчесе "Тәрбиячеләр көне" кысаларында ,ветеран тәрбиячеләр һәм "Ләйсән" балалар бакчасы хезмәткәрләре белән очрашу утткәрде.
Көзге ярминкәләр
«Мәктәп һәм китапханәләр хезмәттәшлеге” проектын тормышка ашыру максатында район үзәк китапханәсендә агымдагы китап укучылар конференциясе узды.
28 нче сентябрь көнне язучылар Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Мөслим лицее, Мөслим гимназиясендә, һөнәр училищесында укучы балалар белән очраштылар.
27-28 нче сентябрь көннәрендә районда “Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре” узды. Бәйрәмгә Мөслим төбәгеннән чыккан язучылар, журналистлар, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары кайтты.