ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2 нче октябрь  көнне Исәнсеф авыл клубында өлкәннәр көненә карата  чәй табыны янында “Өлкәннәрне онытмыйк” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Кичәгә Исәнсеф авылына кергән төрле эшләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребез чакырылды. Кичә барышында өлкәннәр үзләренең яшьлек хәтирәләрен яңарттылар, бәйрәм жыр һәм бию белән үрелеп барды.

1 октябрьдә Халыкара музыка көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан Мөслим сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлегендә күңелле стартлар оештырылды.


2
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Юллар  яңартыла

Мөслим сәнгать мәктәбе өлкәннәр ункөнлегенә кушылды. Бүген олы яшьтәге мөслимлеләрне хөрмәтләү чаралары кысаларында мәктәбебез укучылары һәм укытучылары район картлар һәм инвалидлар йортында концерт куйды.

Баланны авыл  җирлегендэ су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү

Өлкәннәр ункөнлеге старт алды. Бу көннәрдә район күләмендә олы яшьтәге мөслимлеләр өчен төрле чаралар оештырылачак. 1 октябрь көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында ретро-концерт – шуңа ачык мисал.

Өлкәннәр декадасы кысаларында, музей хезмәткәрләре өлкәннәр һәм инвалидлар йортында музей дәрес үткәрделәр.

Үрәзмәт авыл китапханәчесе клйб белән берлектә кабак бәйрәме үткәрдек. Кабактан төрле персонажлар ясадык, ә соңыннан кабак бәлеше белән чәй эчү оештырылды.

Метрәй авыл китапханәчесе мәктәпкә барып, башлангыч сыйныф укучылары өчен "Ялкын" журналының соңгы санына күзәтү ясап кайтты.

   Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында үзәк китапханә хезмәткәрләре өлкәннәр һәм инвалидлар йортында булып "Образование Татарской АССР" дип исемләнгән чара уткәрделәр. Яңа кайткан газета - журналлар белән таныштырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International