А.Алишның тууына 110 ел тулуга багышланган китап укучылар конференциясе.

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

«Мәктәп һәм китапханәләр хезмәттәшлеге” проектын тормышка ашыру максатында район үзәк китапханәсендә агымдагы китап укучылар конференциясе узды. Чара танылган язучы, шагыйрь, легендар шәхес А.Алишның тууына 110 ел тулуга багышланды. Күбәк урта мәктәбенең 9-10 нчы сыйныф укучылары А.Алишның заман таләпләренә туры килгән “Буш өмет” әсәре буенча фикер алыштылар, кыю рәвештә үз фикерләрен җикерделәр. Конференцияне туган тел укытучылары Гөлнар Нәҗмиева, Дилбәр Гарифуллина үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International