27-28 нче сентябрь көннәрендә районда “Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре” узды. Бәйрәмгә Мөслим төбәгеннән чыккан язучылар, журналистлар, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары кайтты.
27 нче сентябрь көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә язучылар һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән берлектә “Татар теле һәм әхлак” темасына түгәрәк өстәл узды.