29 сентябрь көнне ат чабышлары үтте

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

29 сентябрьдә "Нурлыгаян" паркы ипподромында ат чабышлары узды. Турнирда барлыгы 3 номинациядә 18 ат катнашты:

-Юртак;

-2 яшькә кадәрле юртак ;

-Чабышкы.

Өлкән яшьтәге юртаклар арасында Яңа Сәеттән Мирзафатыйх Мирсалиховның Арамисы 1 урынны алды.2 урында Төйгелде авылыннан Викинг белән Зиннуров Айдар калды.3 урынга Голд Стар атының хуҗасы Назмиев Булат ия булды.

Өлкән яшьтәге юртаклар арасындагы финалда ат спорты мәктәбенең Гамлет исемле аты җиңү яулады. Хуҗасы Вәлиев Фазаел.2 урынга Мәллә-Тамактан Сабиров Минтахирның Черноморы  чыкты.  Яңа Сәеттән Мирзафатыйх Мирсалиховның Арамисы 3 урынны алды.

Яшь юртаклардан Яңа Сәет авылыннан Приказга тиңнәр булмады. Юртакның җайдагы-Хафизов Альберт, хуҗасы-Камаев Евгений. Төйгелде авылыннан Гектор 2 урынга лаек булды. Җайдагы-Галаветдинов Альберт,хуҗасы-Зиннуров Айдар. Мөслим районының  Багаутдинов Махмутның  аты - Герцогиня 3 урынны алды.Җайдагы Насибуллн Ильяс.

Чабышкы атлар  арасында  Яңа Усыдан Василий Пискуновның  Ева кушаматлы  чабышкысында Низамов Ринат 1 урын яулады. 2 урынга Тайфун белән Гермагентов Вадим чыкты.Хуҗасы Мухаметов Тагир. 3 урында Идиятуллин Ильяс Мөслим районы Карим Батыршинның атында.  

Призлы урыннар алучыларга Яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең грамоталары, медальләре, спорт инвентаре һәм җиһазлары сатып алу өчен сертификат тапшырылды. Очрашудан файдаланып, атчылар тәҗрибәләрен уртаклаштылар, фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International