ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы 

Түреш халкы, зыяраттагы өмәдән соң, Харрас чишмәсе буенда, авыл бәйрәменә җыйналды. Биредә халыкның көнкүреш шартларының тагын да яхшыруы, зияратның коймасы өр - яңадан яңартылуы, көзге уңышның муллыгы турында сөенеп сөйләшү узды, авыл җирлеге башлыгы И.Н.Кәримовка, аеруча район ветераннар советы рәисе, шушы авыл егете И.Х.Низамовка, район җитәкчеләренә, бу эшләрдә катнашкан барлык авылдашларга рәхмәтләр җиткерелде, алдагы проблемалар һәм аларны чишү юллары тәгаенланды. Илгиз Хафизович Низамов гаиләсе һәм туганнары чалдырган корбан итеннән плов пешерелде, мул өстәл әзерләнде һәм Сөләйман хәзрәт тарафыннан авылдашлар рухына корән сүрәләре укылды.

Иске Карамалы авыл мәдәният йортында көзге муллыкка багышланган "Сөмбелә" бәйрәме узды. "Дуслык" һәм "Сөмбелә" командалары үзара көч сынашты, күңелле ярышлар, уеннар узды. Табигый материаллардан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды.
 

Район мәдәният йортының иҗат коллективы Яр Чаллы шәһәрендә узган ярминкәдә концерт программасы белән чыгыш ясады.


29
сентябрь, 2018 ел
шимбә

29 нчы сентябрь көнне Үрәзмәт авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, якташ шагыйрь Зөлфәт исеменә Яңа Сәет авылында истәлекле такта беркетү тантанасында катнаштылар.
 

28 сентябрь көнне Ташлыяр авыл мәдәният йортында тәрбиячеләр көненә багышланган кичә булып узды. Бәйрәмгә «Ләйсән" балалар бакчасы ветераннары һәм хезмәткәрләре чакырылган иде. Алар бик теләп хатирәләре белән уртаклаштылар, «Көйне тап» уенында катнаштылар.


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

Әдәбият һәм сәнгать көннәре кысаларында, Мөслим районына кунакка кайткан Татарстан Республикасында яшәп иҗат итүче язучылар, шагыйрәләр үзәк китапханәдә кунакта булдылар.

   Үзәк китапханә хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннуров Мансур Зиннур улын туган көне белән котлап, китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырып кайтты. Мансур абый үзенең истәлекләре белән уртаклашты.

     Г.Тукай исемендәге урта мәктәбенен 1б сыйныф укучылары балалар китапханәсендә экскурсиядә булдылар.  Алар китапханә белән таныштылар, китап-журналларга күзәтү үтте.

27 нче сентябрьдә Яна Усы авылының Бәчук чишмәсе тирәсендә “Географ көне” үткәрелде. Анда район мәктәпләренең . 6-9 класс укучыларыннан торган җыелма командалар  географиядән булган белемнәре буенча көч сынашты .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International