2018 елның 15 сентябрендә Яр Чаллы шәһәрендә көзге ярминкәләргэ старт бирелде. Ярминкәләр агымдагы елның 29 декабренә кадәр дәвам итәчәк. 29 сентябрь көнне җитештергән продукцияләрен шәһәр халкына “Август-Мөслим” агрофирмасы, Олы Чакмак, Михайловка, Баланны авыл җирлеге, Ирек Хамадишин, “Экомилк” җәмгъяте һәм башка фермерлар тәкъдим итте.