2 нче октябрь көнне Исәнсеф авыл клубында өлкәннәр көненә карата чәй табыны янында “Өлкәннәрне онытмыйк” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Кичәгә Исәнсеф авылына кергән төрле эшләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребез чакырылды. Кичә барышында өлкәннәр үзләренең яшьлек хәтирәләрен яңарттылар, бәйрәм жыр һәм бию белән үрелеп барды.