Халыкара музыка көнен билгеләп үттек

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

1 октябрьдә Халыкара музыка көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан Мөслим сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлегендә күңелле стартлар оештырылды. Укытучылар Рәйсә Харисова, Дилбәр Салихҗанова, Әлфинур Гыйльметдинова, Радик Газизов балалар өчен уен кораллары турында табышмаклар, спорт ярышлары, таныш мультфильмнардан җырлар һәм башка бик күп күңел ачу чаралары әзерләгән иде. Укучылар ике командага бүленеп бар биремнәрне дә тиешенчә үтәп вакыт уздырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International