Мөслим сәнгать мәктәбе өлкәннәр ункөнлегенә кушылды. Бүген олы яшьтәге мөслимлеләрне хөрмәтләү чаралары кысаларында мәктәбебез укучылары һәм укытучылары район картлар һәм инвалидлар йортында концерт куйды. Гөлназ Йосыпова, Айгөл Шәйгәрданова, Гүзәл Галиева, Ләйсән Замалова, Рәйсә Харисова сыйныфларында белем алучы егет-кызлар өлкәннәрне моңлы көйләре, матур биюләре белән сөендереп кайтты.