Өлкәннәр ункөнлеге старт алды. Бу көннәрдә район күләмендә олы яшьтәге мөслимлеләр өчен төрле чаралар оештырылачак. 1 октябрь көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында ретро-концерт – шуңа ачык мисал. Әлеге концертта Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары Гүзәл Галиева, Филүзә Шәрипова, Булат Салихов катнаштылар. Укытучыларыбыз тамаша карарга килгән өлкән яшьтәге мөслимлеләр тарафыннан зур алкошларга күмелде.