ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

   Үзәк китапханәдә агымдагы китап укучылар коференциясе узды. Чара танылган язучы, шагыйрь, легендар шәхес А.Алишның тууына 110ел  тулу уңаеннан Күбәк урта мәктәбенең 9-10 сыйныф укучылары А.Алишның  "Буш өмет" әсәре буенча фикер алыштылар. Китапханәчеләр "Язучы - батыр А.Алиш"дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырдылар.

   Үзәк китапханә Саха Республикасыннан килгән  кунакларны кабул итте. Районыбызның мәдәни үсеше белән танышырга килгән кунакларга китапханә буйлап экскурсия үткәрелде. Бәяләмә дәфтәренә теләкләрен язып калдырдылар.

    Өлкәннәр декадасы уңаеннан Һәм комсомолның 100 еллыгы уңаеннан үзәк китапханәдә "Мөслим районының мактаулы гражданины" Юсупов М. Ш. белән Г.Тукай мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары очрашты.

 

Шул уңайдан кичэ бездэ кунакта Район ветераннар советы рәисе Низамов Илгиз Хафизович булды!

Мамадыш районында киңәшмә


3
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Мөслим туган як музее Саха Республикасыннан килгән кунакларны кабул итте

3 октябрь көнне Ташлыяр авыл мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм булып узды. Бәйрәмдә Тойгелде авыл җирлеге башлыгы Дамир Минһаҗев чыгыш ясады, кичәнең оештыручылары катнашучыларга иң мөһиме игътибар һәм яхшы кәеф бүләк итте, ныклы сәламәтлек, якын кешеләрнең җылысын һәм мәхәббәтен тоеп яшәргә, бәхетле  һәм имин тормыш теләделәр.

Баланны  авыл мәдәният йорты директоры, өлкәннәр көне уңаеннан, мәдәният өлкәсендә озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан  Кашапова Гөлүзә апаны бэйрэм белэн котлаганнар.

2 нче октябрь көнне Югары табын авылында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм булды. 

Өлкәннәр  ункөнлеге дәвам итә. Аның кысаларында бүген сәнгать мәктәбе коллективы ветеран-хезмәткәрләрен хөрмәтләде. ники-пенсионеры школы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International