Ташлыяр авыл китапханәчесе, юбиляр язучы Факил Сафинның "Керпе баласының шәһәргә сәяхәте"-исемле китабына күзәтү үткәрде.
Югары Табын авылы китапханәчесе Театр елы уңаеннан "Талантлы якташыбыз" дип исемләнгән сәнгать сәгате үткәрде.
Иске Вәрәш авылы китапханәчесе башлангыч мәктәп белән берлектә "Ленинград камалышы" исемле сыйныф сәгате уткәрде.
Мәлләтамак авыл мәдәният йортында Регина Аптеева хөрмәтенә хәйрия концерты булып узды. Концерт белән Метрәй авыл җирлеге үзешчәннәре чыгыш ясады.
Иске Карамалы авыл мәдәният йортында Ленинградны фашист блокадасыннан азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан укучылар өчен бердәм сыйныф сәгате узды. Балалар Ленинград блокадасы балаларының авыр тормышы турында белделәр, "Ленинград блокадасы тавышлары"фильмын карадылар.
Торыш авыл клубында "Авылым хатирәләре күңелем сандыгында"район смотр-конкурсына әзерлек бара.
Ташлыяр авыл мәдәният йортында " Самовар янында җылы очрашулар» исемле чара узды.Чарага төрле елларда авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән хезмәт ветераннары һәм пенсионерлар чакырылган иде.
2019 елның 2 февралендә 13 сәгатьтә "Мөслим район үзәк шифаханәсенең» актлар залында «Ак халатлы фәрештәләр" дигән һөнәри юнәлеш бирүче чара узачак.
28 нче гыйнвар көнне район мәдәният йортында Салауз Мухан авылы "Нур" үзешчән театр коллективы Л. Мәхмутованың "Син бит минем бергенәм" спектаклен сәхнәләштерде. Саф, якты, иң тәүге мәхәббәт Айнурны үлем кочагыннан коткара. Аны сөйгән Алинәнең дә хисе сүрелми яна, Айнур исеме аның күңел түрендә. Ләкин язмыш аларны аера. Алинә белән Айнур югалтуларга тап булып, соңлап кына очрашалар. Бер-берсен өзелеп сөйгән ярларның язмышларына фаҗига булып кергән сугыш йөрәкне тетрәндерә.
28 нче гыйнвар көнне, район мәдәният йортында, Салауз Мухан авылы "Нур" үзешчән театр коллективы Л. Мәхмутованың "Син бит минем бергенәм" спектаклен сәхнәләштерде. Саф, якты, иң тәүге мәхәббәт Айнурны үлем кочагыннан коткара. Аны сөйгән Алинәнең дә хисе сүрелми яна, Айнур исеме аның күңел түрендә. Ләкин язмыш аларны аера. Алинә белән Айнур югалтуларга тап булып, соңлап кына очрашалар. Бер-берсен өзелеп сөйгән ярларның язмышларына фаҗига булып кергән сугыш йөрәкне тетрәндерә.