«Ак  халатлы фәрештәләр»

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

2019 елның 2 февралендә 13 сәгатьтә "Мөслим район үзәк шифаханәсенең» актлар залында медицина буенча югары уку йортларына керү, укыту, районның сәламәтлек саклау оешмаларына эшкә урнашу мәсьәләләре буенча «Ак халатлы фәрештәләр" дигән һөнәри юнәлеш бирүче чара узачак. Программада югары уку йортлары студентлары, «Мөслим район үзәк шифаханәсе»  баш табибы, яшь белгечләре һәм кадрлар бүлеге белән очрашу.

Югары һәм урта махсус медицина уку йортларында уку белән кызыксынучы өлкән сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International