ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Яңа Усы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә 27 гыйнвар – Ленинград блокадасы өзелү көне уңаеннан, “Город мужества и славы” дип аталган батырлык сәгате үткәрделәр. 

2019 ел районда Рухи һәм әхлакый үсеш елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Югары Табын авылы китапханәчесе "Әллүки" нәниләре белән "Тәрбияле бала" дигән әхлак дәресе үткәрде. Балалар белән  әти-әнигә, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтү турында әңгәмә оештырылды.

Баланлы авылы китапханәчесе "Баланкай"  балалар бакчасында беренче класска укырга баручы балалар белән төрле чаралар үткәрде.

Яңа Сәет авылында Галиевлар гайләсендә тәрбияләнгән Артурыбыз фатирлы булды. Балаларыбызга киләчәктә уңышлар телибез.


29
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Бүген “Мөслим туган як музее”нда Мөслим лицее 5 «Б» сыйныф укучылары өчен Ленинградны камалыштан азат итүгә 75 ел тулу уңыеннан, музей дәрес үткәрелде

Район мәдәният йорты агитбригадасы Крәш.Шуран авыл җирлеге халкы алдында концерт программасы белән чыгыш ясады.

Метрәй авыл мәдәният йортында "Изгелеккә бер адым" дип исемләнгән  хәйрия концерты.

      Бөек мәгърифәтче, галим Риза Фәхретдиннең иҗатына багышланган китап укучылар конференциясе узды. Конференциядә Баек төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары  чыгыш ясадылар. Алар Р.Фәхретдиннең "Тәрбияле бала" нинди була?" дигән сорауга җавап эзләделәр.

Михайловка авыл клубында Студентлар көненә багышланган куңел ачу кичәсе утте. 

Тугаш авыл мәдәният йортында Ленинград блокадасына-75 еллыгына багышланган кичә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International