Югары Табын авылы китапханәчесе Театр елы уңаеннан "Талантлы якташыбыз" дип исемләнгән сәнгать сәгате үткәрде. Китап укучылар Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Әюповның иҗаты белән таныштылар. Ләбиб Лерон, Харрас Әюпнең талантлы артистка багышлап язган шигырьләрен укыдылар.