28 нче гыйнвар көнне, район мәдәният йортында, Салауз Мухан авылы "Нур" үзешчән театр коллективы Л. Мәхмутованың "Син бит минем бергенәм" спектаклен сәхнәләштерде.

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

28 нче гыйнвар көнне, район мәдәният йортында,  Салауз Мухан авылы "Нур" үзешчән театр коллективы Л. Мәхмутованың "Син бит минем бергенәм" спектаклен сәхнәләштерде. Саф, якты, иң тәүге мәхәббәт Айнурны үлем кочагыннан коткара. Аны сөйгән Алинәнең дә хисе сүрелми яна, Айнур исеме аның күңел түрендә. Ләкин язмыш аларны аера. Алинә белән Айнур югалтуларга тап булып, соңлап кына очрашалар. Бер-берсен өзелеп сөйгән ярларның язмышларына фаҗига булып кергән сугыш йөрәкне тетрәндерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International