Иске Вәрәш авылы китапханәчесе башлангыч мәктәп белән берлектә "Ленинград камалышы" исемле сыйныф сәгате уткәрде. Укучыларга Ленинград камалышы турында мәгълумат бирелде.Үткәннәрне барлау, батырларны искә алу, патриотик хисләр тәрбияләү максат итеп куелды.Чарага Иске Вәрәш авылында яшәүче сугыш чоры баласы,тыл һәм хезмәт ветераны Закирова Әминә апа чакырылды. Ул укучыларга сугыш чорында хезмәт куюы, сугыш авырлыклары турында сөйләде. Яңадан сугышлар булмасын, сезгэ сугыш авырлыкларын күрергә язмасын дип, узенең теләкләрен җиткерде.