Патриотик тәрбия бирү максатында Яңа Карамалы авыл клубында Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулуга багышланган презентацияләр белән тематик әңгәмә узды.
Красноярск авыл клубында Ленинград блокадасын азат итүгә 75 ел тулуга багышланган мавыктыргыч викторина узды.
Крәш Шуран авыл мәдәният йорты директоры мәктәп укучылары өчен "Ленинград блокадасын азат итү" дип исемләнгән танып-белү әңгәмәсе үткәрде".
Елгабаш авыл клубында Ленинград блокадасын азат итүгә 75 ел тулуга багышланган тематик әңгәмә булып узды.
Бәкәбез авыл клубында "Оста куллар" берләшмәсе эшчәнлеген дәвам итә. Берләшмәдә төрле яшьтәге апалар үзләренең кул эшләре белән уртаклаштылар, мунчала бәйләү буенча мастер класс үткәрдлеләр.
Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында рус теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары узды. Чара барышында укытучылар ачык дәресләр карадылар, 9нчы сыйныфлар өчен уза торган БДИда үзгәрешләр белән таныштылар.
Бүген Мөслим аграр көллияте базасында һөнәри юнәлешне дөрес сайлау максаты белән 10-11 нче сыйныф укучылары һәм көллиятнең чыгарылыш курсы студентлары өчен “Ачык микрофон” үтте. Бу чарада Казан федераль университетының Алабуга филиалыннан килгән вәкилләр чыгыш ясады.
КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
28 нче гыйнвар көнне район мәдәният йортында Елгабаш һәм Красноярск авылларының үзешчән театр коллективлары Р. Хөсәенованың "Табылдык" спектаклен күрсәтте.