ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

       Күптән түгел татар халкы бөек шәхес – күпләрнең яраткан җырчысы Илһам Шакиров белән хушлашты. Әлеге данлыклы шәхес истәлегенә Мөслим мәктәпләрендә күп кенә чаралар оештырылды.

       Рәис Нәгыймов исемендәге “Урсал тауда” бөтенроссия конкурсы Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучыларының иң яраткан конкурсына әверелде.

Үрәзмәт авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән, Халыкара туган тел көне уңаеннан, туган тел турында мәгьлумәт биреп, татар халкы мәкальләрен "Түбәтәй" уены аша җиткерде. 

Ышаныч телефоны-балаларга, яшүсмерләргә һәм аларның әти-әниләренә психологик ярдәм күрсәтү мөмкинлеге.Шул уңайдан безнең районда бу мөмкинлектән файдалана ала дигән сүз!Бу турыда балалар һәм аларның эти-әниләре күбрәк белсен өчен “Мизгел”ЯҮ белгечләре 1 нче һәм 2 нче сыйныф укучылары өчен ,линейка формасында ясалган балалар ышаныч телефоны номеры кертелгән буклетлар өләштеләр! 

Каенсаз авыл китапханәчесе "Үз ана телем-минем өчен иң матур тел" исеме белән әдәби әңгәмә үткәрде. Туган тел, туган як турында шигырьләр сөйләнде, китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштылар.

Баек авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә, 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, волейбол ярышлары үткәрде.

22 февраль көнне “Мизгел”ЯҮ белгечләре 23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан лицей мәктәбенең ике 7 нче сыйныф укучыларына күңелле сыйныф сәгате үткәрде!

23 февраль көнне Салауз Мухан авылында Гатиятуллин Шаһит истәлегенә волейбол буенча турнир узды.

Метрәй авыл китапханәчесе ,23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, балалар бакчасына барып, "Минем әтием" исеме астында рәсем конкурсы үткәреп кайтты. Балаларнын рәсемнәренә нәтиҗә ясалып, һәрберсенә истәлекле бүләк тапшырылды.

Тат.Бүләр авылы китапханәчесе Халыкара туган тел көне уңаеннан "Сәйлән" балалар бакчасы балалары һәм 1-4 сыйныф укучылары белән "Туган телем- иркә гөлем!" дип аталган тематик кичә уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International