Сәнгать мәктәбе яңалыклары: "Урсал тауда" бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

       Рәис Нәгыймов исемендәге “Урсал тауда” бөтенроссия конкурсы Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучыларының иң яраткан конкурсына әверелде.

       Фортепиано бүлегендә белем алучы балаларыбызның әлеге конкурста җиңүен инде хәбәр иткән идек. Узган атналарда халык уен кораллары бүлеге укучылары да үз музыкаль белемнәрен сынап кайтты. Нәтиҗәдә, баянда уйнаучы Рөстәм Шәяхмәтов, балалайкада уйнаучы Максим Игнатьев, домрада уйнаучы Розанна Зиганшина 1 дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдылар (укытучылары – Радик Газизов, Рәйсә Харисова). Дилбәр Салихҗанова укучысы Камил Миңнегалиев 3 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Концертмейстерлары – Алеся Латыйпова. Укытучылар һәм концертмейстер педагогик осталык өчен бөтенроссия конкурсының педагогик осталык өчен дигән дипломына лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International